Роман Шәйхетдинов Словения вәкиле белән очрашты

2015 елның 20 мае, чәршәмбе

Роман Шәйхетдинов Словения вәкиле белән очрашты

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго Казан ИТ-паркында булды. Илчене һәм делегациянең башка вәкилләре Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Кушнаклар өчен ИТ-парк һәм Иннополис презентацияләре үткәрелде, шулай ук Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру өлкәсендә үсү перспективалары турында сөйләделәр.

Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Примож Шелиго белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Примож Шелиго Татарстан-Словения багланышларының киләчәк перспективалары, икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турындагы фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International