Түбән Новгород өлкәсендә юлда транспорт һәлакәтендә зыян күргән "ГЛОНАСС+112" системасына тоташмаган булган

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 3 кеше үлгән, аларның 1се - 12-13 яшьлек кыз.
Тикшеренүләр кысаларында спорт мәктәбенең "ГЛОНАСС+112" системасына тоташкан үз транспорты булганы ачыкланды, ләкин ниндидер сәбәпле шәхси транспорт чарасы яллана.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы юл һәлакатендә вафат булган һәм зыян күргәннәрнең якыннарының кайгыралын уртаклаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International