ИТ-паркта электрон мәгариф буенча тьюторлар киңәшмәсе узды

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Бүген казан ИТ-паркында электрон мәгариф буенча муниципаль тьюторларның 2014/15 уку елы нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Тьюторлар Татарстанның мәгариф оешмаларында “ТР электрон мәгариф” системасында эшләрен, шул исәптән электрон журналлар, педагоглар аттестациясе, электрон гаризалар бирү һәм башкалар буенча эшләр алып бара.

Тьюторлар алдында видео-конференция буенча “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова чыгыш ясады.

Киңәшмә вакытында Татарстан Республикасының электрон мәгариф системасы өлкәсендә күп еллар эшләүче тьюторларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова исеменнән рәхмәт хатлары бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International