Бүген Югары Ослан муниципаль районын хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнар кабул итү үткәрде. Югары Ослан районы яшәүчеләре сорауларына шулай ук муниципалитет башлыгы Марат Зыятдинов та җавап бирде.
Гражданнарның электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр куллану сораулары кызыксындырды. Алар районда инфомат урнаштыру турында сорадылар һәм мобиль элемтә сыйфаты начар булуга зарландылар.
Роман Шәйхетдинов районда информат урнаштыру буенча боерык бирде һәм мобиль элемтә сыйфаты буенча операторлар белән хәл ителәчәк дип белдерде.