ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Саранскийда Идел буе федераль округы буенча тулы вәкиллекнең мәгълүмат яклау Координацион Советы утырышы узды. Чарада доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарында кадрлар эшчәнлеген камилләштерү турында киңәшмәдә катнаштылар. Ул ТР мәдәният министрлыгында узды.

Россия Федерациясенең Хөкүмәте элемтә министрлыгы белән килешеп, Россиянең ИТ-кмопанияләренә льготалар саклап калды. Россия ИТ-компанияләре өчен льготалы иминият кертемнәрен 5 елга озынайту (2023 елга кадәр) турында карар тиз арада кабул ителәчәк.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 15-25 октябрь аралыгында Татарстан почтасы бүлекләрендә Бөтенроссиякүләм Әбүнәчеләр декадасы дәвам итүен искә төшерә.

Бу елның сентябрендә Россиянең яңа шәһәре Иннополиста яңа мәктәп ачылды. Әлеге мәктәпнең төп максаты: Россия һәм чит илләр мәгарифенең иң яхшы практикаларын берләштерү.

2014 елның ноябреннән алып бүгенгә кадәр Татарстанда яшәүчеләр "Халык инспекторы" хезмәтенә Юл йөрү кагыйдәсен бозуга бәйле 34,5 мең хәбәр юллаган.

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Красноярск өлкәсенең Адлер районында ел саен үткәрелә торган RBC-2015 конференциясе үткәрелә.


19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru гаилә теркәүгә гариза бирү хезмәте камилләштерелде.

Иннополис университеты академик алмашу буенча дүрт яңа партнеры исемен игълан итте. Тиздән, 2016-2017 уку елында, Россия студентлары дөньяның иң көчле вузларының берсендә укый алачак. Академик алмашу турында килешү Якын Көнчыгыш техника университеты (Әнкара, Төркия), Милан техник университеты (Милан, Италия), Гонконг фән һәм технология университеты (Гонконг) һәм Каталония политехника университеты (Барселона, Испания) белән имзаланган.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә: «Газпром космические системы» һәм «Космическая связь» оешмалары башкарачак регламент профилактик эшләр нәтиҗәсендә кайбер программалар эшләре туктатылып торылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International