ТР дәүләт хезмәтләр Порталында гаилә теркәүгә электрон гариза биреп була

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru гаилә теркәүгә гариза бирү хезмәте камилләштерелде. Моңа кадәр Портал аша гаилә теркәүгә якынча гариза биреп була иде. Аны биргәннән соң ЗАГС бүлегенә барып, гаризанең кагәзъ экземплярын бирергә кирәк иде.

Хәзер әлеге хезмәтне тулысында электрон рәвештә алып була. Яңа версия буенча гаилә теркәргә уңайлы көнне һәм вакытны сайлап, дәүләт пошлинасын түләп, гаризане тулысынча электрон рәвештә биреп була. Димәк, ЗАГС бүлегенә барып кагәзъ экземплярга кул кую мәҗбүри түгел. Ләкин бер шарт бар: кулланучының электрон имзасы булырга тиеш.

Электрон имзаны өйдән чыкмыйча гына Россия Федерациясенең бердәм хезмәтләр порталы аша алып була Моның өчен Порталда теркәлеп, тиешле мәгълүматларның тикшерү үткәнен көтәргә кирәк. Уртача теркәлү вакыты 20ләп минут вакыт ала. РФ дәүләт хезмәтләр Порталы логины һәм серсүзе гади электрон имза булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International