2014 елның ноябреннән алып бүгенгә кадәр Татарстанда яшәүчеләр "Халык инспекторы" хезмәтенә Юл йөрү кагыйдәсен бозуга бәйле 34,5 мең хәбәр юллаган.
Дөрес, әлеге хәбәрләрнең 5 меңнән артыгы система категорияләренә туры килмәгәнлектән һәм хаталы булганлыктан кире кагылган. ЮХИДИ хехмәткәрләре 25,1 мең гаризаны карап, кагыйдә бозучыларга административ штраф язып чыккан. Моннан тыш 2,4 мең очрак буенча кагыйдә бозу фактлары табылмаган. Хәзерге вакытта 1500 гариза тикшерелә.
"Халык инспектор"ы күреп алган киң таралган кагыйдә бозу төрләренә – җәяүле юлына машина кую (21 мең гариза), яшел зонадга транспорт куеп калдыру (7300 хәбәр) һәм җәяүлегә юл бирмәү (4000 мөрәҗәгать) тора.