Иннополис университеты дүрт вуз белән академик алмашу турында килешү имзалады

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Иннополис университеты академик алмашу буенча дүрт яңа партнеры исемен игълан итте.

Тиздән, 2016-2017 уку елында, Россия студентлары дөньяның иң көчле вузларының берсендә укый алачак. Академик алмашу турында килешү Якын Көнчыгыш техника университеты (Әнкара, Төркия), Милан техник университеты (Милан, Италия), Гонконг фән һәм технология университеты (Гонконг) һәм Каталония политехника университеты (Барселона, Испания) белән имзаланган.

Иннополис университетының халыкара стратегияне гамәлгә куюның төп бурычларының берсе - партнер-вузлар белән хезмәттәшлек итеп, студентлар өчен академик мобильлек программасын оештыру. "Чит илдә бер яки ике семестр дәвамында укуның өстенлекләре күп: башка академик даирәдә яңа белем алу һәм тәҗрибә туплау, глобаль тенденцияләр һәм алымнар белән танышу, мәдәниятара алмаш һәм халыкара элемтәләрне ныгыту, интернациональ даирә булдыру", - дип билгеләп үтте Иннополис университетының халыкара хезмәттәшлек буенча директоры Эльмира Халитова. Ул шулай ук партнер-вузлар студентларының Россия IТ-вузы мәйданчыгында шәхси һәм профессиональ үсеш өчен кызыклы мөмкинлекләр табачагына ышаныч белдерде. Бу юнәлеш җитәкчесе чит ил партнерлары белән булган килешүләр турында искәртте һәм киләчәктә аларның саны тагын да артачагына ышануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International