14 декабрьдә 10:00 сәгатьтә Экспортка ярдәм итү үзәге белән берлектә «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» «Төркия базары: тәҗрибә һәм яңа мөмкинлекләр» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк.
Россиянең әйдәп баручы офис программалары белән тәэмин итүче МойОфис һәм Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы импортны алмаштыру өлкәсендә, төгәлрәк, төбәкнең гомуми белем бирү оешмаларының Россия софтына күчү өлешендә партнерлыкны киңәйтү турында килешүне имзаладылар. Килешү шартлары буенча, МойОфис Татарстан мәктәпләренә «МойОфис Белем бирү» программа продуктына чикләнмәгән лицензияне бушлай тапшырачак.
МТС, цифрлы экосистема, Яшел Үзән районында «Свияжск утрау-шәһәрчеге» тарихи комплексы территориясендә югары тизлекле мобиль интернет эшләтеп җибәрде. Оператор яңа LTE җиһазларын урнаштырды, шулай ук янәшә урнашкан торак пунктлардагы челтәрнең эшен оптимальләштерде, бу халык һәм туристлар өчен мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек бирә.
Чарада катнашучыларга укырга кабул итү кагыйдәләре һәм шартлары, техникумда укуның белгечлекләре һәм үзенчәлекләре турында сөйлиләр, һөнәри осталык буенча Россия Федерациясе җыелма командасының тренировка полигонына, техникум һәм тулай торак буенча экскурсия үткәрәчәкләр.
2023 елның 11 декабрендә, Татарстан Республикасы территориясендә күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләү һәм проблемалы өлкәләрне ачыклау максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләреннән канәгатьлек турында халык арасында сораштыру башланды.
9 декабрьдә Беренчеләр хәрәкәтнең төбәк "Беренчеләр советы" рәисе өчен рәсми тавыш бирү көне узды, анда Татарстанның һәр укучысы катнаша алды һәм үзенең тавышын онлайн рәвештә бирә алды. Бу республикада балалар лидерын сайлауның беренче тәҗрибәсе: ул бөтен ил күләмендә Татарстанны тәкъдим итәчәк.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Профессионаллар" һәм "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча чемпионат хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды.
12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясен кабул ителүгә 30 ел тулу уңаеннан «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРСның Казандагы филиалы төбәкнең төп телебашнясында тематик яктыртуны кабызачак.
Бүген ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин туган көнен билгеләп үтә!
Бүген, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләер һәм элемтә министрлыгы һәм "ИТ-парк" ДАУ хезмәткәрләре республикада коррупциягә каршы көрәш буенча фильм карадылар һәм коррупциягә каршы темага викторина уйнадылар.