Бүген Будапештта (Венгрия) һөнәри осталык буенча EuroSkills-2018 Европа чемпионаты старт ала. Россия данын Татарстан Республикасыннан 6 конкурсант биш компетенциядә яклаячак, аларның икесе - инженер дизайны һәм мобиль робот техникасы. Алар Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагында.
Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2018 елның 25 сентябрендәге 8-05-п/184 номерлы боерыгы белән расланган 2018 елгы яшүсмерләр өчен информатика буенча Европа Олимпиадасын үткәрүгә бәйле чыгымнарны каплауга коммерциягә карамаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга гаризалар бирү сроклары билгеләнде.
Коммерциягә карамаган оешмаларга мәгълүмати технологияләр һәм робот техникасы өлкәсендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен семинарлар, конференцияләр, форумнар, олимпиадалар, интеллектуаль конкурслар һәм башка чаралар оештыру һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финанслар белән тәэмин итүгә (каплауга) Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибе нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 17 июлендәге 499 номерлы карары (алга таба –тәртип) һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2018 елның 25 сентябрендәге 8-05-п/183 номерлы боерыгы белән расланган коммерцияле булмаган оешмаларга 2018 елгы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының йомгаклау этабын үткәрүгә бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар бирү сроклары билгеләнде.
Узган атнада Санкт-Петербургта «IT-Диалог 2018» Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә V Бөтенроссия форумы узды. «Төбәкләрнең цифрлы тигезлеге» дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
1-2 октябрьдә Казанда (Корстон, Николай Ершов ур., 1А) IoT World Summit Russia 2018 - әйберләрнең Интернет технологиясе буенча Бөтендөнья Санлы саммиты узачак, анда Россиядән, АКШ, Европа һәм Азиядән өр-яңа санлы технологияләрне гамәли куллану өлкәсендә дөньякүләм лидерлар очрашачак һәм IoT һәм IIoT, М2М коммуникацияләр, зур мәгълүматлар аналитиклары, ясалма интеллект, машина һәм тирән белем бирү, киберкуркынычсызлык һәм блокчейн өлкәсендә алдынгы карарлар тәкъдим ителәчәк.
Бүген Казан ИТ-паркында 22 һәм 23 сентябрьдә булачак Digital SuperHero HackDays программистларының ярышлары старт алды. Беренче урын өчен Софт эшләү өлкәсендә 70кә якын белгеч көрәшә. Командалар эше тәүлек буе барачак.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Республика элемтә тармагының инициатив яшьләре белән беренче очрашу узды.
18-20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле визит белән Малайзиягә һәм Сингапурга килде.
22 нче августта Казан World of Tanks хәрби-тарихи уеннары турнирларының финал этабын кабул итәчәк. «Ак Барс» көрәш сараенда 2018 елгы чемпион исеме өчен көрәшүче өч меңнән артык киберспортсмен катнашыр дип көтелә.
Татарстанда укучылар арасында «IT-чемпион» бәйгесе башланды. Бәйгенең яшь катнашучыларының төп бурычы – ата-аналарны һәм өлкән яшьтәгеләрне ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы электрон сервисларны даими куллануга күнектерү һәм шуның белән мөмкин кадәр күбрәк баллар җыю. Бәйге укучыларның цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер кулланудагы грамоталылыгын арттыру максатыннан ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә.