2023 елның 28 ноябрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Экспортерлар өчен логистика» темасына вебинар үткәрәчәк.
26 ноябрьдә, Әниләр көнендә, РТРС Казан телебашнясында балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык әниләргә рәхмәт йөзеннән архитектура-сәнгать яктыртуы сценарие кабына.
Татарстан Республикасы "ЯИ лидерлары" илкүләм премиясенә ия булды. Бүләкне республика "Төбәкләргә премия" номинациясендә яулады. Ул соңгы өч елда иҗтимагый әһәмиятле өлкәләрдә ясалма интеллект нигезендә иң яхшы гамәлгә кертелгән карарлар өчен тапшырыла. Татарстанда бу - Республика клиник хастаханәсе каршындагы Радиологик дата-үзәге.
Татарстан Республикасында «Яндекс» тан «Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы үткәрелә. 5 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәренең 5 нче лицеенда «Болыт технологияләре: ак барсны эзләү» темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев һәм «Яндекс.Дәреслек» төбәк проектлары җитәкчесе Дмитрий Кононов катнашында ачык дәрес узачак.
22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, министрлыкка караган учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы торуга багышланган интеллектуаль-күңел ачу уены (квиз) үткәрелде.
Җомга көнне, 24 ноябрьдә, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының Саба районына эш сәфәре белән барачак.
Бизнес-инкубаторга 104 нче сайлап алу нәтиҗәләре чыгарылды. Сайлап алу кысаларында бөтен Россиядән 100дән артык стартап гариза җибәргән.
Татарстан Республикасы «Ясалма интеллект этикасы форумы: GPT буыны. Кызыл линияләр» чарасында ясалма интеллект этикасы өлкәсендә үсеш казанышлары өчен премия алды. Бүләкне Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиевка Россия Федерациясе Президентының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм элемтә инфраструктурасын үстерү идарәсе башлыгы Татьяна Матвеева һәм ЯИ өлкәсендә этика кодексын гамәлгә ашыру буенча комиссия рәисе Андрей Незнамов тапшырды.
ИТ-парк Татарстан Республикасы шәһәр һәр районнарында мәктәп укучыларын ИТ-эшләнмәләр ясауга җәлеп итүне дәвам итә.
Октябрьдә «Летай» күп фатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүче абонентлары өчен, шулай ук Казанның үзәк базарына килүчеләр өчен мобиль интернетны тотрыклырак итте, ә мәгълүмат тапшыру тизлеген арттырды.