ИТ-парк филиалларында мәктәп укучыларын укыту программасы башланды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Мамадыш муниципаль районында ИТ-паркның филиал мәйданчыклары базасында ИТ белгечлекләргә укыту программасы ачылды. Программа Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырылучы "РФ цифрлы икътисады" илкүләм проекты максатларында муниципаль районнарда ИТ эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

Укыту модульләре сериясен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркның муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров катнашты.

"ИТ-парк - территорияләрдә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә үсеш өчен мөмкинлекләр бирүче төп партнер. Татарстан муниципаль районнарында филиал мәйданчыкларын ачу ИТ-берләшмәләрне һәм урыннарда белем бирү форматын үстерергә, цифрлы икътисадны үстерү өчен кадрлар формалаштырырга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Ләлә Бикчәнтәева.

Укыту программасы берьюлы барлык филиалларда башланып китте. Программалаштыру телләрен өйрәнгән кураторлар ИТ-парк филиалларында укучылар өчен белем бирү курслары алып барачак, шуның белән муниципалитетларда ИТ-белгечлекләрне популярлаштыруга ярдәм итәчәк. Уку нәтиҗәләре буенча, филиаллар ачылган һәр муниципаль районда җирле эшкуарларны җәлеп итеп, хакатоннар да узачак. 

Татарстан Республикасының барлык районнарында ИТ-паркның филиал мәйданчыкларын булдыру мөһим бурычларның берсе булып тора, шул исәптән ТР Рәисе тарафыннан куелган бурычларның берсе булып тора. Бүгенге көндә муниципалитетларда (Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Ютазы, Биектау, Кукмара, Саба, Менделеевск, Түбән Кама, Питрәч) 10 филиал ачылган һәм эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International