Транспорт коллапсына һәм Татарстанның федераль трассаларын ябуга китергән салкыннар һәм күп күләмдә кар яву, «Летай» абонентларының элемтә хезмәтләренең сыйфатына йогынты ясамады. Гыйнварда оператор база станцияләрендә авария инцидентларының минималь үсешен теркәгән - 0,0039 % дәрәҗәсендә.
Катлаулы һава торышы шартларына карамастан, "Летай" челтәрне киңәйтүне дәвам итә. Узган айда оператор Татарстанның 12 торак пунктында 19 база станциясен төзегән һәм модернизацияләгән. Әйтик, Лениногорск районының Иске Шөгер авылында яшәүчеләр өчен беренче тапкыр мобиль интернет эшли башлады. Хәзер Казан янындагы Отары һәм Яңа Победилово бистәләрендә, шулай ук Олы Карагуҗа (Яшел Үзән районы), Татар Казысы (Питрәч районы), Вязовка (Бөгелмә районы) авылларында тотрыклы элемтә һәм интернеттан файдаланалар. Мәгълүматларны мобиль тапшыру Базарлы Матакта (Әлки районы) ике тапкырга тизләтелгән. Шулай ук тотрыклы LTE-каплауны сезонлы йөкләнешле локацияләрдә тәэмин иттеләр: Казанда Универсиада проспектында, Бөреле бистәсендә (Биектау районы) һәм Студенец авылында (Югары Ослан районы).
"Элемтә хезмәтләренең сыйфаты һава торышына яки торак пунктның база станцияләреннән ераклыгына бәйле булмаска тиеш, – дип шәрехләде "Таттелеком" ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов.