28 ноябрьдә Казандагы РТРС телебашнясы илнең төп урманны торгызу акциясен хуплау йөзеннән архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак.
27 ноябрьдә Санкт-Петербургта Һөнәри осталык буенча чемпионат финалы кысаларында урта һөнәри белем бирү системасында VIII Бөтенроссия федераль уку-методик берләшмәләр форумы узды.
Россия стартаплар атналыгы кысаларында узган тантаналы ачылышта ТР Фәннәр академиясе президенты, ТР Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов катнашты.
14 декабрьдә 2030 елга кадәрге чорга БДБ катнашучы-илләренең Дәүләтара инновацион хезмәттәшлек программасының Мәгариф һәм акселерация өлкәсендәге компетенцияләр үзәге хакатоннар буенча бушлай халыкара онлайн-конференция үткәрә.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта журналистлар һәм блоггерлар кәрәзле элемтә ничек эшләве белән таныштылар.
Элемтәнең барлыкка килү тарихы 1888 елның 27 ноябрендә Казан шәһәр телефон челтәре рәсми рәвештә ачылганнан башлана. Бүгенге көндә аның варисы - ТРның иң эре электр элемтәсе операторы "Таттелеком". 70 телефон челтәре абонентыннан башлап, бүген компания республикада яшәүче 2 миллионга якын кешене колачлый һәм телекоммуникацияләр базарында тотрыклы рәвештә лидер булып тора.
2 һәм 3 декабрьдә М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күп профильле лицей мәйданчыгында фиджитал ярышлар узачак. Бу Татарстан Республикасында Цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы фиджитал спорты федерациясе, CyberPark Arena, ИТ-парк белән берлектә оештырылган фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект. Партнерлар - Protone цифрлы платформасы һәм Mätti файдалы иртәнге ашлар җитештерүче бренд.
Бүген Татарстан Республикасының Саба районы Сердә авылында «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы буенча төзелгән 4G стандартындагы база станциясе эшли башлады. Чарада ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Ростелеком» ААҖнең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Павел Гонцов, Tele2 Казан филиалы директоры Дмитрий Савенков катнашты.
Бүген Татарстанның Саба районында Россия Почтасының яңартылган бүлекчәсе ачылды. Ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча һәм "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасына кертелде. Бүлекчәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, «Татарстан Почтасы» Федераль почта хезмәте идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашты. Кунаклар ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көненә котлау открыткалары җибәрделәр.
"Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы" ДАҺБУ оештырган "Цифрлы чорда белем бирү" халыкара конференциясендә катнашырга мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм ИТ-компанияләр вәкилләре чакырыла.