«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында «Касперсий лабораториясе» дипфейклар алдавыннан, доксингтан һәм аккаунтлар урлаудан саклану турында сөйләячәк

2024 елның 27 феврале, сишәмбе

«Касперский лабораториясе» һәм «Цифрлы икътисад» АКБО Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәме белән цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия мәгърифәтчелек проектының яңа сезонын башлап җибәрде.

«Цифрлы ликбез» проекты кысаларында укучылар өчен цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык дәресләре илнең барлык төбәкләрендә узачак. Яңа сезон материаллары дипфейк технологияләрен кулланып алдаудан саклану, доксинг һәм аккаунтны урлау кебек темаларга багышланган. Алар үз эченә өч мультипликацион видеоролик һәм педагоглар өчен методик материалларны ала.

Видеоларның төп герое кабат - балык-журналист Лина булачак, ул корпоратив журналда су асты дөньясында цифрлы куркынычлардан саклану ысуллары турында колонка алып бара.

«Интернеттагы потенциаль куркыныч әйберләр турында гади һәм аңлаешлы мисалларда укучыларга сөйләү бик мөһим, чөнки мошенникларның алдау ысуллары катлаулана бара, һәм хәтта тәҗрибәле кулланучылар да тозакка эләгергә мөмкин. Дипфейклар, аккаунт урлау, доксинг – кичә футурологлар өйрәнгән барлык әйберләр бүген чынбарлыкка әверелде. «Касперский лабораториясе» нең бу темаларга зур игътибар бирүе һәм үзенең экспертизасы белән «Цифрлы ликбез» битләрендә уртаклашуы бик яхшы», — ди «Цифрлы икътисад» АКБО генераль директоры Сергей Плуготаренко.

Проект 6+ яшь категориясе өчен билгеләнгән, ата-аналар яки педагоглар белән карау өчен тәкъдим ителгән һәм "Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты" тарафыннан верификацияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International