МТС, цифрлы экосистема һәм «Система» хәйрия фонды киләчәк технологияләре һәм һөнәрләре турында Бөтенроссия ачык онлайн-дәресен тәкъдим итте. Татарстан укучылары, аларның педагоглары һәм ата-аналары цифрлы гигиена кагыйдәләре турында гына түгел, ә кибер куркынычсызлык белгечләренең эше һәм челтәрдәге заманча мәгълүматны саклау чаралары белән дә таныша алачак.
«Кибер куркынычсызлык» онлайн-дәресе үзең яки гаилә белән карау өчен, шулай ук мәктәпләрдә тематик дәрес оештыру өчен әзерләнгән. Педагоглар видеоны һөнәри юнәлеш бирү дәресләрен әзерләү өчен методик материал буларак куллана алачак.
"Проектның видео дәресләре киң аудиториягә, өлкәннәргә дә, балаларга да туры килә. Безнең яңа «Кибер куркынычсызлык» дәресе цифрлы технологияләрдән актив файдаланган татарстанлыларга үзләрен һәм якыннарын цифрлы киңлектә явыз ниятле кешеләрдән сакларга ярдәм итәр дип өметләнәм", - дип сөйләде Татарстандагы МТС директоры Марат Шакиров.
Дәресне теләгән һәркем «Киләчәккә лифт» онлайн-платформасында һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге платформада карарга мөмкин.