Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллективына министрның яңа урынбасарын Булат Габдрахмановны тәкъдим иттеләр. Ул моңарчы Татарстан Республикасы Цифрлы трансформация үзәгендә мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы вазифасында хезмәт иткән. Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Ведомствода Булат Габдрахманов төбәкнең ИТ тармагы икътисады үсеше, ИТ карарларны гамәлгә ашыру өчен дәүләт грантларын җәлеп итү, шулай ук «Цифрлы икътисад» һәм гомумән мәгарифне цифрлы үзгәртү өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.
Булат Фәнил улы Габдрахманов 1995 елның 26 маенда Казан шәһәрендә туган. Казан федераль университетын «Гамәли математика һәм информатика» юнәлеше буенча, шулай ук Бирмингем университетын (Бөекбритания) «Кеше-компьютер үзара бәйләнеше» юнәлеше буенча тәмамлаган (фәннәр магистры). Телекоммуникация тармагында 11 ел эшли.
Хезмәт юлын 2012 елда техник-программист вазифасыннан башлый. 2020 елдан ул ТР Цифрлы трансформация үзәгендә эшли, анда соңгы вакытка кадәр мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте тармагында мәгълүмати системалар һәм сервислар эшләүне алып барды.
Булат Фәнил улы гамәлгә куйган төп проектлар арасында "Электрон балалар бакчасы" ДМС, "Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе" ДМС, "Өстәмә белем бирү навигаторы", "Милли электрон китапханә" һәм башкалар бар. Аның шәхси катнашуы нәтиҗәсендә Татарстанда 600 меңнән артык җайланмасы булган "Мин - мәктәп укучысы" суперсервисы сафка кертелде.