Казан телебашнясы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәмчә яктыртыла

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

23 февральдә «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалының Казандагы телебашнясы Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә архитектура-сәнгать сценариен кабызачак. Бәйрәм яктырту сценарие 17:00дән 23:00гә кадәр эшләячәк.

Яктырткыч панносында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре эмблемасы, Георгий тасмасы, йолдызлар, салют, шулай ук камуфляж төсмерләре, "23 февраль" һәм "Ватанны саклаучылар көне белән!" язмалары булачак. Останкино телебашнясында Россия флагы рәсеме булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International