ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда узган мәктәп укучылары арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиадасында көмеш медаль яулаган призерларны котлауда катнашты.
Татарстанда хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачуда ярдәм итү, кешеләр күпләп җыелган урыннарда ни булганын мизгел эчендә күрү мөмкинлеге бирү – “Имин шәһәр” комплексына салынган бурыч. Республиканың видеокүзәтү системасы үзәге булырга тиешле һәм Татарстанда булган барлык камераларны үзенә алачак бердәм мәгълүмати ресурс эшкәртү эшләре тәмам дияргә була.
Россиядә беренче тапкыр уздырылган информатика буенча халыкара олимпиадада илебез командасы шактый уңышлы чыгыш ясаган. Интеллектуаль ярышта көндәшлек бик көчле булса да, илебез өчен чыгыш ясаган 7 егет һәм 1 кыз барысы да медальле булды. Гомуми команда исәбендә исә безнекеләр Кытайга гына бирешеп, икенче баскычны яулады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәт йортында «ВымпелКом» оемашмасы генераль директоры Михаил Слободин белән очрашты.
Бүген Иннополис шәһәрендә “Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы” дип аталган форум башлана. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында “Почта элемтәсе” белгечлеге буенча бюджет урыннарга кабул итү 26 августка кадәр озынайтылу турында хәбәр итә.
16 августта Иннополис Университетында директор Кирилл Семенихин “Зарница” берләшмәсе президенты Артур Әбдулҗәнов белән хезмәттәшек турында килешү төзеде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты.
Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша 2016 елның беренче яртыеллыгында түләүләр 5,1 млрд сумга кадәр үскән. Бу турыда ТАСС агентлыгына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
Иннополис шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.
Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды. Тантаналы ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.