Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре Милли түләү инициативалары оештырган Россиянең Милли түләүләр форумында катнашты.
Форумда катнашу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы “Электрон рәвештә күрсәтелүче дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләр күрсәтү өчен түләүләр кабул итү” проекты белән тәкъдим ителде. Шулай ук форум кысаларында Яшел Үзән шәһәрендәге “Татарстан Республикасы яшәүчеләр картасы” пилот проекты турында да сөйләштеләр.
Проектны конкурсның жюри һәм экспер советы вәкилләре югары бәяләде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге конкурсның финалисты дипломы белән бүләкләнде.