Казанда укучылар арасында информатика буенча XXVIII Халыкара олимпиада башланды. Аның рәсми ачылышы Универсиада Авылчыгында сәгать 13.00 узачак. Тантаналы ачылышта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашачак.
Фитнес һәм сәламәт яшәү көне Иннополиста 21 августта узачак. Ярышлар сәгать 10.00 башланачак.
Август аен мәгариф хезмәткәрләре зур түземсезлек белән көтеп ала. Яңа уку елына аяк басар алдыннан укытучыларның традицион август киңәшмәсе уздырыла.
Спасс муниципаль районында беренче мультиплекст трансляциясе эшли башлады.98,6% яшәүчеләре бушлай беренче мультиплексның 10 телеканалының карый ала.
Әйләнә-тирә мохитне пычрату буенча “Халык контроле” республика порталына килгән мөрәҗәгатьләр – күпсанлыларның берсе. Законсыз рәвештә булдырылган чүплекләр, карьерлар, һаваны пычрату татарстанлыларны бик борчый.
Иннополис университетында Һиндстанда үтәчәк робот техникасы буенча халыкара ярышларда катнашу өчен Россия җыелма командасына вәкилләр сайладылар.
2016 елның 7 ае эчендә Татарстан яшәүчеләренә 41,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән, бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 45% күбрәк.
Электромобильләр кортежы Барселонадан чыгып, дөнья буйлап 80 көн гизәргә ниятли. Бүген алар энергия туплар өчен Иннополиска һәм Казан ИТ-паркына тукталдылар.
Бүген "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында 12-19 август көннәрендә узачак информатика буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиадага багышланган матбугат очрашуы узды.
Иртәгә "Татар-информ" мәгълүмати агентлыгында 12-19 август көннәрендә узачак информатика буенча мәктәп укучылары арасында Халыкара олимпиадага багышланган матбугат очрашуы узачак.