31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Екатеринбургта эшче һөнәрләре буенча чемпионат уза.
1 ноябрь “Екатеринбург - Экспо” залында чемпионатның пленар утырышы узды. Биредә РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, РФ Хакимияты рәисе урынбасары Ольга Голодец, “Ворлдскиллс Россия” союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнаша.
Чарада Татарстаннан ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова, ИТ өлкәсендә региональара компетенция үзәге директоры Юрий Багров, региональара компетенция үзәге полигонының җитәкчесе Тимур Хакимов катнашалар.