«Иннополис» икътисади зонасы күзәтчелек советы Попов исемендәге административ үзәктә офисларны арендалауны льготалы шартларда бирү турында карар кыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды.
“Халык контроле”-“Народный контроль” геомәгълүмати системасында бастырылган мөрәҗәгатьләр саны быел беренче яртыеллыкта, былтыргы шушы ук вакыттагыга караганда, сизелерлек арткан. Аерым алганда, 7 мең мөрәҗәгатькә артыграк, ягъни 49 процентка. Шулардан хәл ителгәннәре 2 процентка күбрәк булган. Бүген Татарстанның әлеге дәүләти мәгълүмат системасының эшләве мәсьәләсендәге киңәшмәдә республиканың Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шундый белешмә бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларында ИТ-белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Премьер-министр урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча тармак оешмалары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында информатика буенча халыкара олимпиадага әзерләнү буенча киңәшмә узды. Биредә Казан Федераль Университеты, Иннополис Университеты, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы вәкилләре катнашты. Ел саен үтә торган, 28 еллык тарихы булган ярыш Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булу өчен Казан Япония һәм Әзербайҗан илләрендәге шәһәрләр белән ярышкан.
Бүген Чаллыда Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы - ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Startup Сабан туе - 2016ның иң перспективалы стартапларын тәкъдир итү булды.
2016 елның 27 июлендә Казанның 420000 номерлы почта элемтә бүлегендә FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган маркалар белән почта карточкаларын җибәрү чарасы узды.
1-4 август көннәрендә планлы эшләр нәтиҗәсендә 9.15-17.00 сәгать аралыгында Яр Чаллы һәм Лениногорск шәһәрендә теле- һәм радиотапшырулар туктатылып торылачак.
30 июль Яр Чаллы ИТ-паркында Startup-Сабантуй программасы финалы булачак. Бу елны стартаплар 10 млн долларга инвестия җәлеп итә ала.