2016 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмәне бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов үткәрде.
Киңәшмәне ачканда министр сентябрьдә үз эшләренә керешкән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюковны һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багровны тәкъдим итте..
2016 елның 9 ае эчендә тармак буенча 33 млрд.800 млн сум керем алынган. 9 ай эчендә Татарстанда 350дән артык кәрәзле элемтә станцияләре эшли башлаган.
Татарстанда электрон рәвештә 240 дәүләт, муниципаль һәм социаль хезмәтләр һәм сервислар ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша күрсәтелә.
2019 елда Казанда узачак Ворлскиллс чемпионатына әзерлек кысаларында Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында регионара компетенция үзәге ачылды.