Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентларына стипендияләр тапшырдылар

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында студентлар һәм укытучыларга махсус стипендияләр тапшыру чарасы узды. 2016 елда стипендиягә 7 укытучы һәм 31 техникум студенты лаек дип табылды.

Стипендияләр тапшыру чарасында сәламләү сүзләре белән ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлы урынбасары Дмитрий Вандюков чыгыш ясады. Чарада шулай ук тармак вәкилләре дә катнашты, алар арасында “Ростелеком” оешмасының Татарстандагы фидиалы директоры Диас Сафин, “Таттелеком” оешмасының техник сораулар буенча генераль директор урынбасары Абдулла Рахматуллин һәм башкалар.

Стипендиантларны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International