ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зөя калкулыгы” курорты базасында 1 июньнән башлап уздырыла торган  WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты республика командасы җыенында булды. Республика башлыгы илкүләм чемпионат финалы призерларын бүләкләде.


2
июнь, 2017 ел
җомга

Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында кайсы ил футбол тамашачыларының 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына җанатарлар паспортын (FAN ID) актив булдырулары турында сөйләделәр. Әлеге паспортны ясатуга иң күп гаризалар Россия, Чили, Мексика һәм Германия җанатарларыннан кергән.

Быел май аенда “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләр 19 процентка арткан. Бу хакта “Халык контроле” эше буенча киңәшмәдә Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов җиткерде. Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үткән киңәшмәдә шклай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрылыгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен белү буенча сервисны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында булдырды.

Петербург халыкара икътисад форумы үз эшен дәвам итә. Татарстаннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм "Почта Банк" хезмәттәшлек турында килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Почта Банк" идарәсе рәисе - президенты Дмитрий Руденко Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаладылар.

Бүген Петербург икътисадый форум киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Илкүләм компьютер корпорациясе" ИТ-холдингы президенты Александр Калинин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында МSD International (АКШ) компаниясе президенты Кевин Али белән әңгәмә барышында Татарстанның сәламәтлек саклау һәм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуның киләчәк адымнары билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы белән «РусГидро» компаниясе мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.   Килешүнең максаты – Иннополис Университеты базасында мәгълүмат технологияләре, фәнни-техник, инновацион, мәгълүмат-аналитик һәм эксперт эшчәнлеген үстерү буенча үзара багланышларны үстерү. 

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә  «Металлоинвест» УК ҖЧҖ белән Казанда 2019 елда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының оештыру комитеты арасында беренче партнерлык килешүе имзаланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International