Иннополиста глобаль элемтә үсеше юлларын турында дөнья экспертлары сөйләшәчәк. 7 апрельдә Иннополис Университетында 8нче Бөтенросиякүләм интернет белән идарә итү форумы узачак.
Шушы көннәрдә "Корстон" сәүдә үзәгенә "АйСиЭл-КПО ВС" компанияләр группасының хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чара оешманың 25 еллгыа багышланган иде.
Татарстан халкының 79,7 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Әлеге мәгълүматны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Иннополиста «RIGF-2017» интернеты белән идарә итү буенча сигезенче Россия форумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.
Кичә Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ укыту йортында " «Фиксированные сети связи широкополосного доступа» профиле буенча дипломнар тапшырдылар. 55 булачак элемтәчегә дипломнарны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков тапшырды.
Татарстанның 1400 китапханәсе Бердәм укыту билеты буенча эшли. Әлеге проект 2017 елның гыйнвар аенда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәдәният министрыгы белән берлектә эшли башлады.
Иннополиста информатика буенча Бөтенроссиякүләм олимпиада башланды
Казанда 23 марттан 28 мартка кадәр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills-2017 Бөтенроссия сайлап алу ярышлары бара.
Казанда 2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон төргә күчәргә тиеш. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов җиткерде.
Россиянең элемтә министрлыгы FIFA-2017 конфедерацияләр кубогының футбол җанатарлары паспортларын почта аша җиткерү хезмәте турында белдерде.
6 марттан 1 апрельгә кадәр Иннополис университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Иннополисның матбугат хезмәтендә аңлатканча, олимпиадада катнашучыларны өч турдан торган сынау көтә: беренчел сынау, беренче һәм икенче тур һәм финал. Жюри җиңүчеләрне 31 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәк.