Роман Шәйхетдинов Португалиядә Horasis Summary Plenary конференциясендә чыгыш ясады

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Португалия – Татарстан" эшлекле форумында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, республиканың, Португалия бизнесын һәм капиталын җәлеп итеп, үзара файдалы элемтәләрне киңәйтү теләге хакында белдерде. Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.

Форум Португалиянең Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә буенча агентлыгында(AICEP) узды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынулары өчен Португалия эшлекле даирәләре вәкилләренә рәхмәтен белдерде.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, ул җитәкләгән төбәк Португалиягә ягулык, каучук, агач эшләнмәләре кертә. Ә бу илдән республикага автомобиль, җиһазлар, төрле әйберләр китерелә. Ул аеруча сәүдә күләмнәрен һәм номенклатурасын киңәйтүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуын ассызыклады. Аерым алганда, республикага "КАМАЗ" авыр йөк машинасын, вертолет һәм йөк-пассажир көймәләрен, нефть химиясе продукциясе, минераль ашламалар, нефть, газ чыгару җиһазлары, газ турбиналы һәм газ суырту җиһазларын, компрессорлар, шулай ук суыткыч техникасы белән тәэмин итү  кызыклы, дип җиткерде.

Рөстәм  Миңнеханов сүзләренә караганда, якындагы елларда төбәктә масштаблы инвестицион проектларны тормышка ашыру дәвам итәчәк. Мәсәлән, "Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры, Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге, югары тизлекле Мәскәү – Казан магистрале. Татарстанда Россиянең әйдәп баручы "Алабуга" МИЗ урнашкан, ә 2015 елда беренче чираттагы Казанның иярчен шәһәре Иннополис барлыкка килгән.Соңгысы ил күләмендәге ИТ-үзәк һәм бер үк вакытта махсус икътисади зона булып тора. Нано - һәм биотехнологияләр, композит материаллар һәм робототехника җитештерү өстендә эш алып барыла. Күп кенә проектларга чит ил компанияләре җәлеп ителгән.

Ул шулай ук Конфедерацияләр кубогы кысаларында Казанда агымдагы елның 18 июнь көнендә Бразилия – Мексика арасындагы матч узачагын искә төшерде. Ә киләсе елда ТР башкаласы футбол буенча дөнья чемпионаты ярышларын кабул итәчәк.

Үз чыгышының ахырында Рөстәм Миңнеханов Португалия бизнесы вәкилләрен республикага кунакка чакырды.

Моннан тыш, республика башлыгыннан кала чарада катнашучыларны Россия илчелегенең сәүдә киңәшчесе Игорь Золкин сәламләде.

Форум барышында Рөстәм Миңнеханов барында берничә документка кул куелды. Әйтик, ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы һәм авиатөзелеш өлкәсендә эшләүче Space Silver Drones компаниясе, шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы һәм AmberTREE / Novermet-DP энергетика компаниясе арасында килешүләр имзаланды.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Horasis Summary Plenary: Taking the Middle Way конференциясендә чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International