Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрылыгы Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен белү буенча сервисны дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында булдырды.
29 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башланды. Ул 1 июль көненә кадәр дәвам итәчәк.
Искәртеп үтик, 2017 елда Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны – 14 мең 946 кеше.
Укучыларга 2 июньдә математиканы профиль дәрәҗәдә, 5 июньдә – җәмгыять белемен, 7 июньдә – физика һәм әдәбият, 9 июньдә – рус теле, 13 июньдә – чит телләр һәм биология, 15 һәм 16 июньдә – чит телләр (телдән), 19 июньдә – химия һәм тарих фәненнән сынау тотарга туры килә.
Имтихан тапшыруның резерв көннәре 20 июньнән – 1 июльгә кадәр каралган.