Май аенда “Халык контроле”нә 7 меңнән артык мөрәҗәгать тапшырылган

2017 елның 2 июне, җомга

Быел май аенда “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләр 19 процентка арткан. Бу хакта “Халык контроле” эше буенча киңәшмәдә Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов җиткерде. Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үткән киңәшмәдә шклай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. .
Тимур Зарипов сүзләренчә, системаны кулланучылар арасында территорияне төзекләндерү, юлларны карап тору һәм ремонтлау, торак-коммуналь хезмәтләре категорияләре популяр.

Докладчы алынган шикаятьләрнең гомуми өлешендә хәл ителгәннәренең нисбәте буенча мәгълүматны да китерде. Төгәлсезлекләрне бетерүдә лидер булып, Татарстан Дәүләт торак инспекциясе тора.

Министр урынбасары шулай ук республика муниципаль берләшмәләр арасында артта баручы лидерларны да билгеләп үтте. Әсгать Сәфәров, үз чиратында, нәтиҗәләр республиканың уртача күрсәткечләреннән түбән булган кайбер район вәкилләре белән элемтәгә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International