Татарстан Президенты: WorldSkills чемпионатында икенче урын – тырыш хезмәт нәтиҗәсе

2017 елның 3 июне, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Зөя калкулыгы” курорты базасында 1 июньнән башлап уздырыла торган  WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты республика командасы җыенында булды. Республика башлыгы илкүләм чемпионат финалы призерларын бүләкләде.

Искәртеп үтик, Татарстан җыелмасы WorldSkills Russia-2017 V илкүләм чемпионатының гомуми зачетында икенче урынны яулады, ул 15 нән 19 майга кадәр Краснодар шәһәрендә узды. Беренче урында – Мәскәү, өченчедә - Краснодар крае җыелмалары.

Чемпионатта 109 компетенция тәкъдим ителгән. Татарстан шуның 60ында катнашкан. Республика җыелмасы нәтиҗәдә 31 медаль белән әйләнеп кайта.

“Безнең республика икенче урынны яулады, бу - сөенечле вакыйга. Мин сезне тырыш хезмәт нәтиҗәсе белән котлыйм. Безнең максат призлы урын алу гына түгел, ә республика мәгариф стандартларын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, югары квалификацияле кадрлар ярдәмендә инвесторларны җәлеп итәрлек итү. Октябрь аенда зур вакыйга – WorldSkillsның Абу-Дабида дөнья беренчелеге ярышлары узачак, мин анда безнең вәкилләрнең илебезне тәкъдим итәчәкләренә ышанам”, – дип билгеләп үтте республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International