Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның эшлекле очрашуы узды, анда республика башлыгы регионда социаль-икътисадый вәзгыять, икътисад үсешенең төп күрсәткечләре, шулай ук «Иннополис» проектын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 13-14 декабрьдә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы халкына ТРПЦ филиалы объекты радиотелеүзәгендә планлаштырылган эшләр турында хәбәр итә.
Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советы фойесында Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый потенциалын тәкъдир итү-күргәзмә ачылды. Күргәзмә Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәрен үткәрүгә багышланган. Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Татарстан проектлары аерым стенд белән тәкъдим ителде.
Бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасында «Сәнәгать автоматизациясе: функциональ һәм цифрлы иминлек өлкәсендә Шнейдер Электрик чишелешләре, интеграцияләнгән чишелешләр һәм цифрлы игезәкләр» семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы предприятиеләренең – «Татнефть», «Түбән Кама нефть химиясе», «Казаноргсинтез», «Таттелеком», «Татэнрего», «Алабуга» махсус икътисади зонасының 50дән артык сәнәгать һәм мәгълүмат куркынычсызлыгы белгече катнашты.
Иртәгә, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Кабул итү Казан шәһәре, Кремль урамы, 8 нче йорт адресы буенча узачак. 12:00дән 20:00 сәгатькә кадәр.
Иртәгә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә DigitalSkills 2018 Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионатын ачу тантанасы узачак.
13 нче декабрь көнне 11.00 дә Казанда, Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан почта бүлекчәсендә "Игелек агачы" хәйрия акциясе узачак. Бу көнне теләге булган һәр кеше Россия почтасы каталогыннан басмаларга имза сала яки социаль учреждениеләр китапханәләренең яңа басмаларына языла ала.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты утырышында Дмитрий Мезенцев рәислегендә һәм Мәскәүдә Татарстан делегациясе катнашында Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар темасына чыгыш ясады. Министр чыгышының төп темасы МИЗ «Иннополис» резидентлары өчен иминият взносларының ташламалы ставкасын кертү турында тәкъдим булды.
GIS Tech Russia геомәгълүмат технологияләре турында Конференция Иннополис Университетында 14-15 нче декабрьдә узачак. Фикер алышуларның темалары «геоданнар нигезендә шәһәр сервислары», «геоданнар белән эшләү инфраструктурасы», «пилотсыз очу аппаратларын куллану өлкәсе», «тармак мәсьәләләрен хәл итү өчен геомәгълүмат технологияләре» һәм «Геоаналитика» блокларына бүленде.
Республиканың эре сәүдә үзәкләрендә һәм кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарда урнаштырылган «Электрон Татарстан» инфоматларында бизнес вәкилләре өчен дәүләт пошлинасы комиссиясеннән башка - юридик затны теркәү, юридик затның гамәлгә кую документларына кертелә торган үзгәрешләрне теркәү яки оешманың юкка чыгаруы өчен яңа сервис гамәлгә ашырылды.