ИТ-парк реновация проекты турында игълан итте

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта партнерлар һәм резидентлар өчен бизнес-иртәнге аш узды.

Реновация ИТ-паркның тышкы һәм эчке территориясенә кагыла. Аерым алганда, үзгәрешләр Дата-үзәк, Бизнес-инкубатор, конференц-залның эчке җиһазларына кагылачак. Шулай ук технопаркта формаль булмаган аралашу өчен территория бүлеп биреләчәк һәм яңа эш урыннары барлыкка киләчәк.

Үзгәрешләр кертелгәндә Liquid membership яңа алым кулланылачак, ул бизнес-клуб форматында һөнәри берләшмә булдырырга мөмкинлек бирәчәк, бу ИТ-паркка яңа санлы эшмәкәрләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

Фото: ИТ-парк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International