КАМАЗ эш процессына ИТ-парк резиденты эшләвен кертә

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

КАМАЗ автотехникаларын җитештерүче iLean PRO җитештерү һәм персонал белән идарә итү өчен вакытны экономияләүнең цифрлы системасын кулланырга ниятли - бу Чаллы ИТ-паркы резидентын эшләү. Программаны пилот рәвештә гамәлгә кертү мартта автогигант цехларының берсендә башланачак.

iLean PRO - кушымта, аның ярдәмендә предприятиедә планлаштыру процессларын һәм координацияләү эшләрен тизләтергә мөмкин.  Хезмәткәрләргә бурычларны төгәл кую, җитештерү барышын онлайн режимда контрольдә тоту, оператив кире элемтә алу һәм рутинлы гамәлләрне автоматизацияләү мөмкинлеге барлыкка килә. Бүгенге көндә инновацион эшләнмәне Кама аръягы сәнәгать һәм транспорт предприятиеләре үз эшләрендә кулланалар инде.

Эксперимент өчен КамАЗ ның тимер-басма корпусының бер цехы сайланган,анда биш линия булачак. 

Системаны эшләүче Альберт Мөбәрәкшин Яр Чаллы ИТ-паркының Бизнес-инкубаторын тәмамлаган. Инкубация вакытында, 2016 елдан башлап, Альберт команданы җыйды, iLean PRO системасын эшләде, грант һәм инвестиция акчаларын җәлеп итте, шулай ук үз продуктларына беренче клиентларны тапты.

Фото: "КАМАЗ" ГАҖ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International