Ике көннән соң, 20 августта, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек кысаларында бишенче вебинар булачак. Ул финтех экосистемасына багышланачак. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин – https://kazandigitalweek.com/events/finteh/.
Ике атнадан соң KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында бишенче ачык вебинар – «Финтех-корпорацияләрнең платформа архитектурасы» булачак. Булачак дискуссиядә спикерларның берсе - цифрлы трансформация үзәгенең баш архитекторы Андрей Шиллинг.
Бүген, 28 июльдә, 11:00 сәгатьтә, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында "Яңа заман Киберкуркынычсызлык " дүртенче вебинары узачак. Анда катнашу бушлай. Турыдан-туры трансляцияне Форумның рәсми сайтында карарга мөмкин.
Бүген 11:00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында бизнеска интеграцияләнгән инновацияләргә багышланган өченче вебинар узачак. Теләге булган һәркем аңа кушыла ала - турыдан-туры трансляция Форумның рәсми сайтында узачак.
Бүген 11:00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK – 2020гә әзерлек кысаларында Ситуацион үзәкләргә багышланган икенче бушлай вебинар узачак. Чараның модераторы - ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. Теләгән һәркем вебинарга кушыла ала: турыдан-туры трансляция Форумның рәсми сайтында һәм YouTube сайтында барачак.
COVID-19 пандемиясе аркасында KAZAN DIGITAL WEEK - 2020 (http://kazandigitalweek.com) агымдагы елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта узачак. Халыкара форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак. Хакатонның җиңүчеләре акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.