Бүген 11:00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында бизнеска интеграцияләнгән инновацияләргә багышланган өченче вебинар узачак. Теләге булган һәркем аңа кушыла ала - турыдан-туры трансляция Форумның рәсми сайтында узачак.
Вебинарның төп темалары - Россиядә инновацион экосистеманы һәм корпоратив инновацияләр базарын үстерү мәсьәләләре, шулай ук технологик эшкуарларга һәм венчур бизнесына ярдәм итүнең яңа формалары перспективалары.
Семинар модераторы - Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры урынбасары Егор Шипицын.
Булачак вебинар эшендә шулай ук катнашачаклар:
Экспертлар корпоратив бурычлар һәм стартаплар арасында трендлы идеяләр, Венчур инвестицияләүнең дөнья һәм Россия тенденцияләре, яшь компанияләрнең инновацион идеяләре турында фикер алышачаклар.
KAZAN DIGITAL WEEK-2020 виртуаль форумы 21-24 сентябрьдә узачак. Чара ТР Цифрлаштыру министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе, InnoSTage, Ак Барс Банк, ТР Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән үткәрелә. Форумның генераль партнеры Huawei компаниясе. Чара кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон узачак, җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.