Бүген, 28 июльдә, 11:00 сәгатьтә, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумына әзерлек кысаларында "Яңа заман Киберкуркынычсызлык " дүртенче вебинары узачак. Анда катнашу бушлай. Турыдан-туры трансляцияне Форумның рәсми сайтында карарга мөмкин.
Вебинарның модераторы - CyberART кибер яклау сервислары юнәлеше, «InnoSTage» компанияләр төркеме җитәкчесе Владимир Дмитриев.
Вебинар эшендә берьюлы биш спикер катнашачак:
Экспертлар коронавирус пандемиясе чорында киберкуркынычсызлык өлкәсендә булган үзгәрешләрне тикшерәчәк һәм анализлаячак. Аерым алганда, вебинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр күтәреләчәк:
Исегезгә төшерәбез, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумы виртуаль форматта 21-24 сентябрьдә узачак. Чара ТР Цифрлаштыру министрлыгы, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ, «InnoSTage» компанияләр төркеме, Ак Барс Банк, ТР Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән үткәрелә. Форумның генераль партнеры - Huawei компаниясе.
Форум кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон булачак, җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.