KAZAN DIGITAL WEEK-2020 алдыннан финал вебинарына теркәлү дәвам итә

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Ике көннән соң, 20 августта, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумын үткәрүгә әзерлек кысаларында бишенче вебинар булачак. Ул финтех экосистемасына багышланачак. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча калдырырга мөмкин –  https://kazandigitalweek.com/events/finteh/. 

Ачык вебинарда катнашучылар туры эфирда финанс технологияләре өлкәсендә платформалар архитектурасы өлкәсендәге соңгы тенденцияләр турында фикер алышачак. Вебинар эшендә Цифрлы трансформация үзәгенең баш архитекторы Андрей Шиллинг та катнашачак.

Калган спикерлар:

  • Алексей Цветков, ФинТех ассоциациясенең мастер-осталары эше җитәкчесе;
  • Сергей Баранов, Agile Coach, ScrumTrek партнеры, DevOps һәм архитектура өлкәсендә эксперт;
  • Дамир Галиев, «Ак Барс банк» инновацияләр буенча директоры;
  • Александр Киверин, «Ак Барс Цифрлы технологияләр» техник директоры.

Чараны модерацияләргә «Ак Барс Цифрлы технологияләр» генераль директоры Рафаэль Вәлиев чакырылган.

Дискуссия барышында экспертлар бизнес үсешенә ярдәм итә ала торган платформаларны сайлап алу алымнары турында сөйләшәчәкләр; банкларның һәм финанс компанияләренең (OpenAPI, Blockchain, микросервис архитектурасы) классик ландшафтын үзгәртә торган актуаль технологияләр турында сөйләшәчәкләр; корпоратив архитектура белән идарә итү өлкәсендәге тәҗрибәләрне анализлаячаклар.

Финал вебинарының турыдан-туры трансляциясе KAZAN DIGITAL WEEK-2020 форумының рәсми сайтында алып барылачак.

Исегезгә төшерәбез, KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумы виртуаль форматта 21-24 сентябрьдә узачак. Чара ТР Цифрлаштыру министрлыгы, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ, «InnoSTage» компанияләр төркеме, Ак Барс Банк, ТР Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән үткәрелә. Форумның генераль партнеры Huawei компаниясе ярдәмендә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International