Казан ИТ-паркы резиденты - «Инфоматика» компаниясе 2022 елда Катарда узачак Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында стадионга тамашачыларның үтемлелеген тикшереп тору һәм аларга идарә итү системасын рәсми тәэмин итүче итеп сайланган.
ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 14 октябрьдә булачак цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек темасына татарстанлылардан сораштыру дәвам итә. Сораштырулар башланганнан бирле 11 ай эчендә 166 мең кеше узган. Монда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән.
Кабул итү кампаниясе кысаларында КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар югары мәктәбенә абитуриентлар ИТ-факультетта бүлеп бирелгән 80 урынга 900 дән артык гариза биргән. Контракт формасы буенча укыту дәвам итә.
Кичә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында IT-эшкуарның чираттагы сәгате узды, аның кысаларында ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин IT-җәмәгатьчелек вәкилләре белән шәхсән очрашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Лениногорск радиоүзәгендә антенна-фидер җайланмаларында планлы ремонт эшләре башкарылуы турында хәбәр итә.
Казан федераль университетында киләсе уку елы дәвамында Россия Федерациясе Президенты стипендиясе алачак студентларны игълан иттеләр. Шуларның берсе – КФУның ИТИС Югары мәктәбенең икенче курс магистранты Алексей Леухин.
23 августка кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган оешмалардан республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә.
IT-эшмәкәрләр игътибарына! Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрына сорауларыгыз бармы, әллә министрлык эшен яхшыртырга һәм Татарстан Республикасы икътисады үсешенә өлеш кертергә булышыр идеяләрегез бармы? Һәр сишәмбе 14:00 сәгатьтә Сезне Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында IT-эшмәкәр сәгатенә көтеп калабыз.
Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның сорауларын анализлый, кирәкле мәгълүматны таба һәм оператор ярдәмендә дә, мөстәкыйль рәвештә дә диалог алып бара торган чат-бот сынала.
Әлмәттә видеокамералар ярдәмендә затларны тану буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле сигез ай эчендә система 7 җинаятьчене һәм 26 кешене тоткарларга ярдәм иткән. Технологияне тестлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә республиканың башка районнарында системаны алга таба кертү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.