Татарстанның CDO программасын беренче тәмамлаучылар Иннополис Университетында үз сертификатларын алдылар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Иннополиста "CDO (Chief Data Officer) - мәгълүматларга нигезләнгән идарә" программасы буенча Татарстан Республикасы хакимият органнары, җирле үзидарә органнары һәм ведомство карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренең, муниципалитетларның, шулай ук ведомство карамагындагы оешмаларның квалификациясен күтәрү курсларының 2 нче көндезге модуле кысаларында укучыларның тармак проектлары яклау узды.

108 сәгать дәвамындагы белем бирү программасы дәүләт хезмәткәрләренең компетенцияләрен зур мәгълүматлар нигезендә формалаштыру, карарлар кабул итү һәм эшчәнлек модельләрен төзү өчен җыела торган, эшкәртелә һәм кулланыла торган мәгълүматларның санын һәм сыйфатын арттыруга, шулай ук ачык рәвештә бирелә торган белешмәләргә юнәлдерелгән. Киләчәктә безнең көндәлек тормышка кертелгән тармак кейсы йомгаклау продукты булырга тиеш.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының тармак министрлыклары җитәкчеләре урынбасарлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре кергән аттестация комиссиясе алдында түбәндәге төркем проектлары тәкъдим ителде (кейслар)

«Цифрлы сәламәтлек саклау» трегы:

  • «ТР онкология хезмәтенең цифрлы экосистемасы»
  • «Хисапларны синхронлаштыру»
  • «Авырлыларны мониторинглау системасы»
  • «Йөрәк-кан тамырлары җитешсезлеге белән пациентлар регистры»
  • «Социаль әһәмиятле авырулар буенча халыкны профилактикалау»

«Цифрлы мәгариф» трегы:

  • «Инношахмат»
  • «Акыллы класс (сыйныфта микроклимат турында мәгълүматны автоматик җыю)»
  • «Smart distiny (профориентация буенча цифрлы платформа)»
  • «Мәгълүматлар нигезендә авыл мәктәбе белән нәтиҗәле идарә итү»
  • «Edu системасын камилләштерү.Татарстан мәктәпләренең оператив хисапларын формалаштыру өчен tatar»
  • «Укучыларның мәгълүмат базасын булдыру»
  • «ESSM (Electronic school schedule Manager)»
  • «ACA Adviser»
  • «Киләчәк һөнәрләре»

«Цифрлы авыл хуҗалыгы» трегы:

  • «Акыллы көтү» терлекчелек комплексын цифрлаштыру»
  • «Бөртекле культуралар җитештерүнең технологик процессын цифрлаштыру»
  • «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү процессларын цифрлы трансформацияләү (ЦМПТ)»

«Цифрлы сәнәгать» трегы:

  • «Вакыйгалар буенча максатчан мәгълүмат базасын булдыру».
  • «Төбәк сәнәгате картасы»
  • «Татарстан Республикасының экспорт картасы»

«Цифрлы дәүләт хезмәтләре» трегы:

  • «Цифрлы төзелеш»
  • «Цифрлы җитлеккәнлек индексы»

«Акыллы шәһәр» трегы:

  • «Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәрнең цифрлы картасы»

«Акыллы муниципалитет» трегы:

  • «Җир кишәрлекләре картасы һәм аларга урнаштырылган коммуникацияләр»

«Цифрлы HR» трегы:

  • «Digital Work»
  • «Цифрлы эш белән тәэмин итү үзәге»

«Санлы бюджет» трегы:

  • «Чаралар конструкторы»

«Санлы архив» трегы:

  • «Ачык архив»

Исегезгә төшерәбез, белем бирү программасы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасының «цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Иннополис Университеты тарафыннан «2035» милли технологик инициативасы университеты патронаты астында гамәлгә ашырыла. Курслар 03.10.2009 башланды һәм 3 агымнан торды. Һәр агым 2 көндезге һәм 1 дистанцион модуль күз алдында тотыла. 18.11.2019 өстәмә 4 нче агым старт ала. 2019 елда әлеге программа буенча 840 кешене укыту планлаштырыла.

Шулай ук Халыкара хезмәттәшлекне җайга салу кысаларында Иннополис Университеты тарафыннан Барселонада һәм Сингапурда халыкара модульле белем бирү программасы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International