ТР Цифрлаштыру министрлыгында – яңа билгеләнеш

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

2019 елның 25 ноябреннән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры  урынбасары вазыйфасын Яковлев Альберт Валерьевич алды. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары вазыйфасында Альберт Яковлев элемтә сыйфаты, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм башка кайбер юнәлешләргә кураторлык итәчәк. 
Моңа кадәр Альберт Яковлев «Таттелеком» ҖАҖдә төрле җитәкче урыннарда эшләгән. 2019 елның 1 июленнән Әлмәт ЗУЭС-Таттелеком начальнигы вазыйфасын башкара. Үз эшчәнлеге кысаларында Альберт Яковлев цифрлы телевидениене кертү, Татарстан Республикасының иҗтимагый урыннарында Интернетка чыбыксыз керү мәсьәләләрен кураторлык итте, ТР территориясендә масштаблы федераль һәм халыкара чараларны үткәрү чорында мәгълүмат тапшыру челтәренең өзлексез эшләвен тәэмин итү белән шөгыльләнде. «Имин Татарстан», «юл хәрәкәте белән идарә итүнең автомат системасы» (АСУДД) кебек проектларны тормышка ашыру һәм IoT технологияләрен кулланып ТКХ исәпләү приборларының мәгълүматын автоматлаштырылган җыю буенча мәгълүмат системасын кертү белән шөгыльләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International