Цифрлаштыру коррупциягә каршы

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә социологик тикшеренүләр турында матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

Үз чыгышының башында Айрат Хәйруллин коррупциягә каршы көрәш буенча ТР санлы үсеш министрлыгы программасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү эшен үз эченә ала, бу исә мөрәҗәгать итүченең вазыйфаи зат белән элемтәсен бетерә, һәм шул ук вакытта татарстанлылардан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында кире элемтә алырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Үз нотыгында министр матбугат конференциясендә катнашучыларга Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре эшенең ачыклыгына һәм җәмгыятьтә коррупция күренешләрен киметүгә ярдәм итә торган төп мәгълүмат системалары турында җентекләп сөйләде.

Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша оештырылган. Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 10 аенда портал аша 214,6 млн.нан артык хезмәт күрсәтелгән. ТР Дәүләт хезмәтләрендә барлыгы 260 электрон сервис гамәлгә ашырылган.

Айрат Хәйруллин үз чыгышында «Халык контроле» системасына аерым игътибар бирде. Ул республика халкына иҗтимагый тормыш проблемалары турында хәбәр итәргә, аларның чишелешен күзәтеп торырга һәм хакимият органнары эшен бәяләргә мөмкинлек бирә. Системада коррупцион фактлар турында хәбәр итү өчен 17 махсус категория бар. «Ел башыннан бирле Татарстан халкы «Халык контроле» кушымтасында 68,7 мең гариза калдырган. Аларның 72% ы хәл ителгән», - дип ассызыклады министр. Ведомство башлыгы үз чыгышында шулай ук күптән түгел генә эшли башлаган мөһим федераль проектны – бизнес.РФ эшмәкәрләрнең хокук саклау органнарына шикаятьләрен кабул итү өчен цифрлы платформаны билгеләп үтте. Бизнесменнар бу система ярдәмендә нигезсез тоткарлануга яки сак астына алуга, законсыз тыңлауга, документацияне алуга, ришвәт провокациясенә дәгъва белдерә ала. Барлык мөрәҗәгатьләр Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппаратына тапшырылачак.

Үз нотыгы барышында Айрат Хәйруллин матбугат конференциясендә катнашучыларга «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы турында сөйләде. Безнең республикада бу система ярдәмендә һәр бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә электрон чират тәртибендә керә. Ата-аналар ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша чиратка басуга гариза биреп кенә калмыйча, статусын да күзәтеп тора алалар. 

Шулай ук коррупциягә каршы көрәштә мөһим электрон сервислар арасында Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталын, «Ведомстволарның хисаплары» дәүләт хисап системасын, электрон документ әйләнеше бердәм ведомствоара системасын һәм «Халык арасында сораштыру» сервисын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International