Айрат Хәйруллин ЦИТ һәм ЦЦТ хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу үткәрде

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин министрлыкның ведомствосындагы ике оешма – мәгълүмати технологияләр үзәге һәм цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашу кысаларында Айрат Хәйруллин Министрлык эшчәнлегендәге төп өстенлекләрне билгеләде, шулай ук Цифрлы трансформация үзәге белгечләренә хәл ителергә тиешле төп бурычларны әйтте.

"Цифрлы трансформация үзәге Татарстанның электрон сервисларын автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өчен тулысынча җавап бирәчәк, шулай ук республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа продуктлар эшләү белән шөгыльләнәчәк", - дип ассызыклады ведомство башлыгы.

Үзенең чыгышы барышында Айрат Хәйруллин коллективка яңа үзәк җитәкчесен тәкъдим итте.  Ул - Зубарев Виктор Владимирович. 10 елдан артык ул «Татнефть» ААҖндә мәгълүмати технологияләрне үстерү, планлаштыруның комплекслы автоматлаштырылган мәгълүмати-аналитик системасын кертү өлкәсендә төрле җитәкче урыннарда эшләде. 2014 елда Виктор Зубарев фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булды.

Цифрлы трансформация үзәгенең яңа җитәкчесе Уфа дәүләт нефть техник университетын «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү» юнәлеше буенча һәм М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын – «Икътисад һәм предприятие белән идарә итү» юнәлеше буенча тәмамлаган.

Очрашу ахырында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин югары нәтиҗәләргә профессиональ команданың җайга салынган эше нәтиҗәсендә генә ирешеп булуын ассызыклады һәм барлык хезмәткәрләрне уртак максатка ирешергә – Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International