Айрат Хәйруллин VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышында катнашты

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының VI чакырылыш бишенче утырышында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышында чыгыш ясады.

Ведомство башлыгы үз докладында КФҮ эшчәнлегенең арадаш нәтиҗәләре, 2019 елның 10 аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталының иң популяр сервислары, суперсервисларны кертү һәм республикада Цифрлы трансформация үзәген булдыру турында сөйләде.

            Айрат Хәйруллин үз чыгышында, Татарстан Республикасының уңышлы икътисадый үсешенең төп факторларының берсе - дәүләт идарәсе сыйфаты, дип ассызыклады. Республика Хөкүмәтенең системалы эше алып барыла торган дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре булып кала бирә:

• дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын күтәрү;

* дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру;

* артык дәүләт җайга салуын киметү;

• мәгълүмати ачыклыкны арттыру.

Министр КФҮтә «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүне оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. «Күпфункцияле үзәкнең төп бурычы - гражданга башка дәүләт учреждениеләрендә белешмә алырга, инстанцияләр буенча йөрергә яки арадашчыларга түләргә туры килмәскә тиеш. Алучыдан гариза бирергә һәм билгеләнгән вакытка нәтиҗә алырга гына кирәк, ә калган эшләрне, шул исәптән ведомствоара килештерүне, КФҮ хезмәткәрләре һәм тиешле дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары башкарырга тиеш», - дип ассызыклады Айрат Хәйруллин. 

Бүгенге көндә КФҮнең үзәкләштерелгән системасы үз эченә ала:

* - Һәр муниципаль районда «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең уңайлы 57 офисы һәм берничә офис - Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә.
* - 1 мең кешедән артык халкы булган авыл җирлекләрендә 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчәсе (җирлекләргә чыгып хезмәт күрсәтелә).

* Бөтен республика буенча кабул итү тәрәзәләренең гомуми саны - 1049.

 Агымдагы елда Чаллыда һәм Казанда тагын 3 КФҮ үзәге ачылды (Юдино бистәсе һәм «Салават Күпере»ТК).  2019 елның декабрендә тагын ике яңа офис ачылачак: Казанның Авиатөзелеш районында һәм Түбән Камада өстәмә офис.

 

Цифрлы үсеш министры үзенең доклады барышында шулай ук хезмәтләрне электрон рәвештә куллануны арттыруның мөһим инструменты булып, аларны республика халкы арасында популярлаштыру торуын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә, Айрат Хәйруллин утырышта катнашучыларны бу эшкә ярдәм итәргә һәм, мөмкин булган очракта, кирәкле мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрергә, республика халкы, сайлаучылар белән очрашуларда, шулай ук электрон массакүләм мәгълүмат чараларында электрон массакүләм мәгълүмат чараларында электрон рәвештә хезмәт күрсәтүнең өстенлекләре турында бастырып чыгарырга чакырды.

Үз докладының ахырында ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, уртак бурычларның берсе - хезмәт күрсәтү тәртибен һәм стандартларын катгый үтәү, ул гражданнар һәм хөкүмәт тарафыннан эш сыйфатын бәяләүгә тәэсир итә. «Без аны, хезмәт күрсәтүче хакимият органнары белән берлектә, регламентка тулысынча туры килү өчен, көн саен хәл итәбез. Стандартның төп постулатларының берсе-нәтиҗә закон тарафыннан гаризаны эшкәртүгә каралган сроклар нигезендә вакытында бирелергә тиеш», - дип ассызыклады министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International