Telegram - «Цифрастан» каналында Без цифрлы дөньядан яңа һәм актуаль яңалыклар белән уртаклашачакбыз, шулай ук Татарстан Республикасында барган төп ИТ-вакыйгалар турында сөйләячәкбез. Безнең әбүнәчеләр югары технологияләр өлкәсендә иң кызыклы проектлар турында беренче булып белә алачаклар.
Россия Почтасы кушымтасында EMS-җибәрүне рәсмиләштерү һәм түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Монда ук курьер чакыртырга була, ул билгеләнгән вакытта посылка яки хат алып кайта.
«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәгендә ике атнадан соң бушлай укуга теркәлү тәмамлана. ИТ-курс 2020 елның сентябрь-октябрь айларында башланачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html.
Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.
"Файдалы китаплар" - ул бизнес һәм эшмәкәрлек темаларына караган балалар өчен интерактив китаплар эшләү белән шөгыльләнә башлаган компания. 2020 елдан компания Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резиденты булып тора.
Агымдагы елның беренче җиде аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика халкы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итүгә 17 847 гариза биргән.
Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары коронавирус йогышы чорында перчаткалар, битлекләр, антисептиклар сатып алуга тотылган чыгымнарны капларга мөмкин. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Россиянең социаль иминият фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Яңа уку елы башына республиканың барлык гомуми белем бирү оешмалары югары тизлекле Интернетка керү белән тәэмин ителәчәк. Мондый хәл Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Моңарчы күрелмәгән программа «Цифрлы икътисад» милли проекты кысаларында һәм шәхсән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча тормышка ашырыла.
Узган ялларда «Fintech & Security Superhero» бөтенроссия онлайн-хакатонының йомгаклау ярышлары узды. DIGITAL SUPERHERO хакатоннарның масштаблы сериясенең икенче этабында финтех һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә алты проект җиңүче булды.
Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркында директор вазифасына конкурс сайлап алуының финал этабы тәмамланды. Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе сигез кандидатның программалары белән танышты. Казан һәм Чаллы ИТ-паркларының яңа җитәкчеләренең исемнәре дүшәмбе көнне билгеле булачак.