ИТ-парк Бизнес-инкубаторы резиденты-компаниясе татар телендә бизнес турында интерактив балалар китаплары төзи

2020 елның 11 августы, сишәмбе

"Файдалы китаплар" - ул бизнес һәм эшмәкәрлек темаларына караган балалар өчен интерактив китаплар эшләү белән шөгыльләнә башлаган компания. 2020 елдан компания Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резиденты булып тора.

Дебют китабында - "Айда беренче төлке" - балаларга аңлаешлы уен формасында нәрсә ул "проект",  "интервью" һәм "техник бирем" турында сөйлиләр, шулай ук ни өчен эшне вакытында һәм исемлекләрне төзү нәрсә файдалы икәнлеген аңлаталар. Китап 6-9 яшьлек балаларга исәпләнгән. 

Анимацияләнгән иллюстрацияләр белән интерактив китапның форматы уку процессын кызыклы һәм мавыктыргыч итәргә мөмкинлек бирә. Китаплар онлайн-формада һәм мобиль кушымта рәвешендә бирелә.

«Көндәлек тормышта без көн саен төрле бурычлар белән очрашабыз – сәяхәтне планлаштырырга яки ремонтларга, кичке ашка азык-төлек сатып алырга. Бу «проектлы фикерләү» дип атала. Балаларны кечкенәдән моңа өйрәтергә, еллар узу белән үз эшләрен планлаштырырга, конкрет максатлар куярга һәм билгеләнгән вакытка ирешергә кирәк. Әмма бүген балаларны бу "сәнгатькә" өйрәтердәй бернинди материаллар да юк. Шуңа күрә без аларны рус һәм татар телләрендә язарга булдык. Туган телебезгә ярдәм итәсе килә», - дип сөйли проект җитәкчесе Мәрьям Царенок.

Тиздән компания интерактив китаплар чыгарырга планлаштыра, аларда балаларга үзпрезентация һәм тайм-менеджмент турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International