25 августка кадәр мәктәп укучылары IT-cube-та бушлай уку өчен гариза бирә алалар

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

«IT-cube» балалар ИТ-иҗаты үзәгендә ике атнадан соң бушлай укуга теркәлү тәмамлана. ИТ-курс 2020 елның сентябрь-октябрь айларында башланачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин - https://www.mck-ktits.ru/it.cube/index.html.

Укуга 14 яшьтән 17 яшькә кадәр укучылар кушыла ала. Курска керү өчен алар ике керү сынавын үтәргә: онлайн-тест тапшырырга һәм техникум укытучысы белән әңгәмә узарга тиеш.

Киләсе уку елында ике юнәлеш буенча туплана:

  • «IT-мәктәп Samsung» мобиль эшләнмәсе;
  • Python»-да программалаштыру (Яндекс.Лицей).

Әлеге курслар кысаларында укучылар үз талантларын үстерү белән бергә, аларга университетка кергәндә кирәк булачак белем дә ала алачаклар.

Бушлай дәресләр тугыз ай дәвамында узачак: атнага ике тапкыр икешәр академик сәгать. Укыту форматы – көндезге.

Тулырак мәгълүматны 8(843) 203 – 5555  телефоны буенча алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International