Иннополис университеты югары сыйныф укучыларын (9-11 сыйныфлар) InnoCTF Junior-2020 мәгълүмат куркынычсызлыгы буенча команда онлайн – ярышларында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр һәм призерлар университетка кергәндә өстенлекләр алачак.
Турнирда катнашу өчен биш кешедән торган командалар гариза бирә ала. Моның өчен сылтама буенча анкета тутырырга кирәк - http://innoctf.com/junior. Дистанцион турнир ике көн дәвамында - 26 һәм 27 сентябрьдә узачак. Теркәү 13 сентябрьдә тәмамлана.
Ярышлар кысаларында катнашучы командалар Мәгълүмати куркынычсызлыкның җиде категориясеннән 20 мәсьәләне хәл итәчәкләр: admin, crypto, forensic, network, ppc, web, joy. Турнир алдыннан катнашучылар турнир сайтында узган ел биремнәрен хәл итүдә практикалана алалар.
Иң яхшы командалар Иннополис университетына кергәндә өстенлек алачак. Җиңүчеләр һәм призерлар шунда ук грант конкурсының турыдан-туры этабына чакырылачак: абитуриентлар порталының шәхси кабинетында анкета автомат рәвештә, читтән торып тестларсыз гына хупланачак.