ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Мондый фаразны кичә ЦИПР-2019 кырларында тәкъдим ителгән робототехника һәм сенсорика компонентларын үстерү юнәлеше буенча Юл картасында Иннополис Университеты бирә.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, «Сәнәгать Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясенең беренче көнендә 6 килешү имзаланды, 40 Россия һәм чит ил компаниясе гомуми мәйданы 2 мең кв.метр булган күргәзмә экспозициясендә катнашты.


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

«Акыллы шәһәр» өчен карарлар өлкәсендә Иннополис махсус икътисадый зонасы резидентларының эшләнмәләре 26-29 нчы мартта Тайбэда ел саен уздырыла торган Smart City Summit&Expo халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Анда 300дән артык югары технологияле компания, шәһәр мэрлары, архитекторлар, төзүче компанияләр катнаша.


22
март, 2019 ел
җомга

"Иннополис" махсус икътисадый зонасы һәм McFly.аero халыкара альянс аэротакси нигезендә яңа транспорт системаларын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча уртак эш турында килештеләр. Бүген Иннополиста McFly.aero белән Иннополис арасында хезмәттәшлек перспективалары темасына түгәрәк өстәл барышында тиешле меморандум имзаланды. Очрашуда «Иннополис» МИЗ вәкилләре, аэротакси эшләүчеләр, махсус икътисадый зона резидент-компанияләре, шәһәр мэриясе вәкилләре катнашты.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

"Иннополис" махсус икътисадый зонасы идарәче компаниясенең бурычы - МИЗда үз проектларын гамәлгә ашыручы яңа компанияләргә ярдәм итү һәм Татарстан җитәкчелеге бу эштә кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус икътисадый зонаның Күзәтчелек советы утырышында хәбәр итте.


15
март, 2019 ел
җомга

22 нче майдан 24 нче майга кадәр Иннополиста ел саен уздырыла торган «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясе узачак. ЦИПР-2019 Россиядә цифрлы технологияләргә һәм аларның үсеш перспективаларына багышланган. Конференция барышында цифрлы технологияләрне үстерү стратегиясе буенча фикер алышу булачак, ул һәрбер «үтәли» технологияләр буенча юл карталары рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Аларны әзерләү белән профильле берләшмә актив шөгыльләнә, ә чарада юл карталары киң даирә экспертлар тарафыннан тәкъдим ителәчәк.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

18 нче мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы яңа резидент-компанияләр проектларын караячак.


1
март, 2019 ел
җомга

Бүген "Иннополис" махсус икътисадый зонасына 6 ел тула. 2013 елның 1 нче мартында"«Иннополис" МИЗ" ААҖ идарәче компаниясе теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International