18 нче мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы яңа резидент-компанияләр проектларын караячак.
МИЗ 7 яңа резидент һәм ритейл, нефть тармагы өчен ИТ-карарлар эшләү белән шөгыльләнүче 2 партнер-компания, шулай ук реклама һәм персонал сайлау өлкәсендә эшчәнлек алып баручы компания белән тулыланыр дип планлаштырыла. Потенциаль резидентларның инвестицияләренең гомуми күләме 660 млн сумны тәшкил итә.